СтихиСтат.com |
|
. . . Гузель Идрисова |
Автор о себеГузель ИдрисоваУважаемый читатель! Я очень рада, что вы зашли на мою страничку. Спасибо, что прочитали мои стихи. Всё моё творчество пронизано добротой, потому что я уверена, что только доброта спасёт мир. Желаю вам, чтобы вы жили в радости, в любви. Будьте здоровы и счастливы! Я - педагог на пенсии.
|
Произведения
|
Читатели |
РецензииНа странице отображаются рецензии, опубликованные 11.2024 в обратном порядке с 279 по 270
Показывать в виде списка | Развернуть сообщения
Рецензия на «Хыял канатлары. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Хыял канатлары Хыяллы кеше – канатлы кош, Талпынып – талпынып оча. Хыял – яшәү чыганагы, Хыял офыклар ача. Хыяллы кеше бәхетле, Яшәүендә бар мәгънә. Максатка таба атлый, Яңа үрләргә менә. Хыяллар тормышка аша, Бәйрәм ясап күңелгә. Рәхмәтле булырга кирәк Бүләге өчен күкләргә. Кешенең уе көчле, Иң югары тизлек – уйда. Космос белән бәйләнеш, Димәк, бар бу дөньяда. Гузель Идрисова 13.11.2024 12:15 Заявить о нарушении
Рецензия на «Маленький лётчик. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Нәни очучы Бәләкәй чагында бала, Очучы булырга хыяллана. Максат куярга өйрәнүн Менә шулай башлана. Колач җәеп йөгерә, Аска таба таудан. Мин очам, очам, Дип, көлә шатлыктан. Күктә самолёт күренсә, Йөгерә, карап югарыга: “Самолёт, самолёт, Өйрәт әле очарга”. Иртән куанып уяна: “Бүген төнлә төшемдә Мин туйганчы очтым, Рәхәтлеге һаман исемдә”. Очучы булып тумыйлар, Ул хыял гына. Ә теләк тормышка аша, Кирәк тырышырга гына. Үсә төшкәч баланың Бәлки, максаты үзгәрер. Үз юлын табарга, Югалмаска ул әзер. Гузель Идрисова 12.11.2024 11:52 Заявить о нарушении
Рецензия на «Красивая пара. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Матур пар Зәңгәр кыңгырау чәчәге Башын аска игән. Бәлки, моңсуланадыр, Ниләр уйлый икән. Талгын гына тибрәлә, Искәндә җылы җилләр. Хисләрен, сер итеп, Тик җилгә сөйләр. Урманның серле гөле Яшел акланда үсә. Ромашка аңа охшый, Шатлана, аны күрсә. Чибәр гөлләр күп, Ул сайлаган ромашканы. Аңа сокланып яши, Һич күрми башкаларны. Берәүне генә яратып, Яшәгән гашыйклар бар. Бәхетле елмаялар, Алар – матур пар. Гузель Идрисова 09.11.2024 10:57 Заявить о нарушении
Рецензия на «Эх, сани, мои сани! Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Чаналы кеше Без бәләкәй чакларда Тау биек иде. Кышкы таудан шуганда Эх, күңелле була иде. Бар иде оста итеп, Чана эшләүче бабайлар. Гади агачны эшкәртеп, Мөгҗизә ясаучылар. Таудан чана шууның Никадәр кызыклыгын Хәзерге заман баласы Белмидер ул мөгаен. Тырышып, чана тартасың, Тау башы көтә. Биеклекне алу авыр, Хәлләр тәмам бетә. Чанага ныклап тотынып, Уктай, аска омтыласың. Йөрәк ашкынып тибә, Канатлы коштай очасың. Шатлыктан кычкырасы килә, Җил сызгыра колакларда. Кем ерагырак шуа, Чаналар ярыша тауда. Пальто итәге юеш, Бияләйгә боз каткан. Танау, битләр кызарган, Җилкәдән тирләр аккан. Хәзер, соңгы тапкыр Шуып, төшәм дә, Кайтып китәм өйгә, Эссе чәйләр эчәргә. Тагын менәм, төшәм, Үәт, килми кайтасы. Миңа нык рәхәт, Эх, чанасы да чанасы! Гузель Идрисова 08.11.2024 11:41 Заявить о нарушении
Рецензия на «Воробей. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Туган ягын ташламый И тургаем, кошчыгым, Бигрәк бәләкәй буең. Каурыең йока гына, Җептәй, нәзек тәпиең. Барына риза булып, Тырышасың яшәргә. Әле сикерәсең җирдә, Әле очасың күкләргә. Кыш якынлаша бит, Ничек соң түзәрсең, Бәлки, син дә башкалардай, Җылы якка китәрсең? И тургай, кемнән өйрәндең, Туган илне яратырга? Өшесәң дә, туңсаң да, Син һаман безнең арада. Бик кыен чакларыңда Кил тәрәзәм каршына. Хәлеңне тиз аңлармын, Җим сибермен алдыңа. Гузель Идрисова 05.11.2024 11:41 Заявить о нарушении
Рецензия на «Дикари. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Кыргыйлар Песи барган урманга, Җәнлекләрне күрергә. Исәнме, дигән, куянга, Сәлам биргән бүрегә. Саулык сорашкан аюдан, Төлкедән, тиеннән. Берсе дә исәннәшмәгән, Аңлашылды, каргыйлар икән. Гузель Идрисова 01.11.2024 11:21 Заявить о нарушении
Рецензия на «У медведя нет проблем. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Аюның проблемасы юк Кышын аюны күрмәссең, Эзе юк тирә – якта. Ул бит тирләп – пешеп, Өнендә йоклап ята. Башы яхшы эшли, Шуңа проблемасы юк. Язга тиклем уянмый, Өсте бөтен, тамагы тук. Үрнәк ала белмәгәнгә, Бүре үзен интектерә. Булмаган азыкны эзләп, Көне буе йөгерә. Һәркем менә шулай Яши үз белеме белән. Тормышны җиңеләйтеп була, Уйлана белсәң тирән. Гузель Идрисова 31.10.2024 11:25 Заявить о нарушении
Рецензия на «Умная белка. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Акыллы тиен Поши үзен кайгыртмый, Яши хәзер һәм буген. Әйтерсең инде белми, Авыр көннәр килерен. Кыш килә дә җитә, Сузыла бик озакка. Урмандагы җәнлекләр Интегәләр азыкка. Ашарга кар күп, Өелеп җирдә ята. Кар бит туйдырмый, Ул тик калтырата. Иң акыллысы тиен, Үәт, ичмасам, уңган. Азыкны күпләп ташып, Оясына тутырган. Чикләвекләр, гөмбәләр, Җиләк киптерә. Өлгерергә тырышып, Йөгерә дә йөгерә. Бер җәйге көн Кышны туйдыра. Каян белде икән Тиен бу турыда. Гузель Идрисова 29.10.2024 11:49 Заявить о нарушении
Рецензия на «Борьба за жизнь. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Яшәү өчен көрәш Һавада очкан карчыга Куянны күреп калды. Шәп ризык эләктерергә Уктай аска атылды. Куян риза түгел, Җиңел азык булырга. Кинәт, торып йөгерде Урманга таба, алга. Кош оча, куян йөгерә, Тигез түгел көчләр, Көрәш кыза бара, Кем кемне җиңәр. Менә явыз кош Куянга һөҗүм итте. Мескен куянның йөрәге Чыгардай булып, типте. Тәмам хәле бетте, Тыпырчынды, тибенде, Каян көч алгандыр, Ычкынып, янә йөгерде. Икенче сулыш ачылды, Өмете бар куянның. Бирешергә уйламый да, Яшисе килә аның. Уф, ниһаять, алда Куренде якты маяк. Урманга кереп, качты Бәхетле озынколак. Яшисең килсә, яшисең, Булып тора мөгҗизәләр. Теләгең көчле булса, Ярдәм җибәрә күкләр. Гузель Идрисова 28.10.2024 12:30 Заявить о нарушении
Рецензия на «Радость - это энергия. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Шатлык – ул энергия Караңгы төн үтеп китә, Балкып, яңа көн туа. Кояшны капламагыз, дип, Җил болытларны куа. Кинәт, күк күкри, Яңгырап тора җиһан. Яңгыр явып та беткән, Салават күпере чыккан. Төрле чаклар була Кеше тормышында да. Әле, күңел бәйрәм итә, Әле, моңсу уйларда. Кайдан көч алырга, Ничек яшәргә соң. Аның бар ысуллары, Үзең дә аңларсың. Соклан нәфис чәчәккә, Елмай зәңгәр болытка. Сайраганын тыңлап тор, Хайран калып кошчыкка. Бер үрмәкүч, тырышып, Ак челтәрен үрә. Ихтибарлы күзләр генә Бу мөгҗизәне күрә. Аккан суга карап, Утыр шым гына. Сулышың тыныч булсын, Шулай күңел тынычлана. Үзең белән һәрчак Сөйләшергә өйрән. Җавапларны тиз алырсың Ходай ярдәме белән. Укысаң яхшы китап, Яраткан шөгыль тапсаң, Җаның рәхәтлек кичерер, Изге эшләр кылсаң. Кешенең эчке дөньясын Тик матурлык коткарыр. Гүзәллекне күрә белсәң, Сагышлар артта калыр. Шатланырга сәбәп тап, Шатлык безне көлдерә. Шатлык бит энергия, Яшәргә ул көч бирә. Көл, соклан, шатлан, Дөнья матур шундый. Түз, тырыш, ышан, Безне Ходай саклый. Гузель Идрисова 21.10.2024 11:34 Заявить о нарушении Продолжение списка рецензий:
|